Бавлы-информ

Баулы районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Һава торышы

Интертаттан 17 сентябрьгә һава торышы һәм ай календаре

17 сентябрьдә Татарстанда аязучан болытлы һава. Төнлә явым-төшемнәрсез. Иртән һәм көндез яңгыр явачак, урыны белән яшенле яңгыр көтелә.

Җил көньяк-көнчыгыштан, уртача тизлектә, яшен вакытында 18 метрга җитәргә мөмкин. Төнлә һава температурасы  +10..+15º; көндез +18..+23º, көн дәвамында көнбатыш районнарда һава температурасы төшәчәк.

17 сентябрь.
Үсеш алучы ай. Ай кәҗәмөгез йолдызлыгында.

Яшелчә бакчасы
Сарымсак тырнакларын яки сөенчекләрен кышка утыртып калдыру. Кәбестә уңышын җыярга кирәк. Уңыш җыеп алу.

Чәчәк түтәле
Берьеллык чәчәкләрне кышка утыртып калдыру. Туфракны казу. Бүлмә гөлләрен утыртырга, күчереп утыртырга мөмкин. Бу вакытта өзеп алынган чәчәкләр озак сакланмый.

Җиләк-җимеш бакчасы
Җимеш бирүче агач һәм куакларны утырту, күчереп утырту, чыбыкчалар әзерләү. Туфракны казу.

Бу хакта тулырак: https://intertat.tatar/hawa_toryshy/intertattan-16-17-sentyabrg-ava-toryshy-m-ay-kalendare-/

 

 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев