Бавлы-информ

Баулы районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Аш-су

Үзең пешергән икмәк

Өйдә икмәк пешерү өчен он, су, чүпрә, шикәр, тоз һәм, әлбәттә, кызу мич кирәк. Болар барысы да бар икән, тәвәккәлләп, пешереп карагыз.

Арыш икмәге. Иң элек камыр ачытырга кирәк. Моның өчен 5 г чүпрә һәм 100 г арыш онын бераз җылы суга салып яхшылап болгатып ачыткы (баш, камыр башы дип тә атыйлар) ясала, һәм җылы урынга куела. Ярты тәүлектән соң ачыткы әзер. Инде сезгә күәс кирәк булачак. Күәс — ипи камыры баса торган савыт. Элек аны агачтан яки балчыктан ясый торган булганнар. Андый савытыгыз булмаса, зур, тирән кәстрүл дә ярап куяр. Күәскә бераз җылы су, әлеге ачыткыны, ипигә дип үлчәп куйган онның өчтән берен салып тиз генә ях­шылап болгаталар һәм өстен тигезләп, бераз он сибеп өстен каплыйлар. Бу ипи изү дип атала. Җылы урынга куялар. 10-12 сәгатьтән соң тоз һәм калган барлык онны өстәп камырны күәс эчендә озак кына басалар, кабат җылыга куялар. Әгәр ипине мич төбенә саласыз икән, камыр ахыргача күәстә кабартыла. Камырның әзер булуы аның тыгызлы­гына, үзлелегенә карап болай билгеләнә: бармак белән өстенә баскач, барлыкка килгән чокырчык әкрен генә тигезләнә икән, димәк камыр әзер. Әгәр ипине тирән табага, яки калай табакка салырга җыенсагыз, (ипи пешерү өчен чуеннан ясалган махсус калыплар — формалар да була) болай итәргә кирәк: канат белән генә майланган табага яртылаш кына итеп камырны баскач ук салып, камыр кабарып савытны тутырганчы җылы урынга куялар. Кабарып чыккач ук, кызу мичкә куялар. 1-1,5 сәгатьтән соң ипи пешә. Пешеп җиткәнлеген белү өчен шырпы калынлы­гындагы нечкә чыра белән өстен тишеп карагыз. Камыр чырага ябышып чыкмаса — икмәк әзер. Аның хуш исе тирә-юньгә таралган булыр.

4 кг арыш онына 2 литр су һәм 40 г тоз кирәк.

Әлеге ысул белән ак ипи пешерергә дә ярый. Хәер, аның башка ысулы да бар.


Бодай икмәге. Күәскә стакан ярым җылы су (яңа сауган сөт җылылыгында), чүпрә һәм шикәр комы салып, чүпрә тулысынча эреп беткәнче болгаталар. Аннан соң, бер стакан он

кушып, агач кашык белән төерләре беткәнче кабат болгатырга кирәк. Күәс җылы урынга куела. Ярты сәгатьтән соң калган онны, су һәм тоз өстәп, камырны күәс төбеннән аерылганчы яхшылап басалар, кабат җылыга кабартырга куялар. Камыр шулай әчеп торганда бер-ике тапкыр басып алу зыян итми. 3-4 сәгатьтән соң камыр әзер була. Аны, югарыда тасвирланганча, табага салып, мичкә куегыз.

2 кг ак онга (бодай оны) 40 г чүпрә, 5 стакан су, 2 аш кашыгы тоз һәм 2 бал кашыгы шикәр комы кирәк.

Ипи салучыга берничә киңәш.

Камыр изгәндә он һәм суны дө­рес чамаларга кирәк. Камыр каты икән — ипи ярыла, йомшак икән — тиз искерә.

Камыр кабарып чыга да, менә-ме- нә кире шиңәргә тора — нәкъ шул минутында аны тизрәк мичкә тыгарга ашыгыгыз.

Күәс төбендә бераз ачы камыр калдырсагыз, ипи салган саен ачыткы әзерләүдән котыласыз.

Фото: http://pixabay.com

Чыганак: http://syuyumbike.ru/news/vypechka/ze-peshergn-ikmk

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев