Бавлы-информ

Баулы районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Аш-су

Җырчы Гөлсирин Абдуллинадан "Җылы салат" рецепты

Җырчы Инстаграмда: "Тиз әзерләнә торган, бик тәмле, туклыклы, җылы салат. Ресторандагыча!" - дип язган.

Кирәк: 300 г сыер ите, 1 аш кашыгы бәлзәмле аш серкәсе, 1 бәйләм салат яфрагы, 1 бәйләм руккола, 6-7 черри помидоры.

Соус: 4 аш кашыгы зәйтүн (көнбагыш) мае, 2 аш кашыгы бәлзәмле аш серкәсе, 1 бал кашыгы бал.

Сыер итен озынчага турарга, аз гынә тоз, борыч сибеп яхшылап кыздырырга һәм бәлзәмле аш серкәсе салып, 1-2 минут кыздырырга.

Калган салат яфракларын, помидорларны эре итеп турап, итне салып, соус белән болгатырга.

Бәлзәмле серкә булмаса, соя соусы да ярый, тик бераз гына тәме үзгәрә.

Тәмле булсын!

Бу хакта тулырак: https://intertat.tatar/ash-su/yrchy-g-lsiren-abdullinadan-yly-salat-retsepty/

Фото Гөлсирин Абдуллина Инстаграмыннан https://www.instagram.com/gulsik93/

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев