Бавлы-информ

Баулы районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Аш-су

Йомырка коймагы белән бавыр салаты рецепты

Бавыр яратучылар бу салатны ясап ашарга тиеш.

Ингредиентлар: 500 гр бавыр, 1 уртача суган, 1 уртача кишер, йомырка коймагы (3 йомырка, 3 аш кашыгы он, бер чеметем тоз), яшеллек, 2 тырнак сарымсак, 3 уртача тозлы кыяр, тоз, борыч, көнҗет орлыгы, каймак+майонез.

Сыер бавырын саламлап турарга, үсемлек маенда кыздырырга (10 минут чамасы болгаткалап), тоз, борыч салырга.

Суганны ярымбоҗралап турарга һәм кыздырырга.

Кишерне дә йомшарганчы кыздырып алырга.

Йомырка коймагы пешерергә. Артык он кушмагыз, камыр сыек булырга тиеш. Коймакның ике ягын да кыздырырга. Аннары барысын бергә төреп турарга.

Кыярны саламлап яки шакмаклап турарга.

Укропны турап салырга, мин катканны салдым.

Сарымсакны сыткыч аша чыгарырга яки угычтан уарга.

Майонез белән кибет каймагы кушып болгатырга. Тәменә карап тоз өстәргә мөмкин.

Әзер салат өстенә көнҗет орлыгы (кунжут) сибә аласыз.

 

Чыганак:  https://intertat.tatar/news/cooking/12-01-2021/yomyrka-koymagy-bel-n-bavyr-salaty-retsepty-5798271

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев