Бавлы-информ

Баулы районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Аш-су

Җәйге рецептлар

Җәйге эссе көннәрдә сусавыгызны әлеге эчемлекләр белән басыгыз. Алар тәмле дә, файдалы да.

Чия морсы

Ингредиентлар: су - 1 л, чия - 250 г, шикәр - 200 г, дарчин (корица) 1 чеметем. Җиләкләрне юып согын чыгарыгыз. Изелгән чия өстенә кайнар су салып аны бераз кайнатыгыз. Сөзегез. Шикәр өстәгәч, тагын бер кат кайнатып чыгарыгыз. Чия согын да өстәп болгатыгыз һәм дарчын өстәгез. Суытып эчегез

Гөлҗимеш һәм алма морсы

Ингредиентлар: 500 г ачы алма, 80 г гөлҗимеш, бал яки 100 г шикәр комы, 1 л су, апельсин/лимон цедрасы, яратучыларга лимон согы. Алманы һәм гөлҗимешне юып, вак итеп турагыз. Салкын су өстәп кайнатыгыз. Сөзегез. Сыеклыкка бал яки шикәр комы, цедраны һәм яратучыларга лимон согын өстәп болгатыгыз. Суытып эчегез.

Алма морсы

Составы: 250 г ачы алма, 1 л су, ½ стакан шикәр комы. Алмаларны юып турагыз. Су өстәп 10 минут кайнатыгыз. Сөзегез. Сыеклыкка шикәр өстәп тагын 1-2 минут кайнатыгыз һәм суытып эчегез.

 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: #Бавлыинформ