Бавлы-информ

Баулы районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Аш-су

Яңа елга — алмалы каз

Яңа ел табынына каз пешерү ысулы

Кирәк:

* каз түшкәсе;

* 4-5 зур яшел алма;

* караҗимеш;

* дарчин;

* тоз-борыч;

* уылган керән;

* 1-2 лимон;

* камыр басу өчен он һәм су.

 

Эш барышы:


Бер чиләк суга ярты кап тоз салырга һәм эреп беткәнче әйбәтләп болгатып, казны шунда бер тәүлеккә батырырга. Шикләнмәгез, каз тозның артыгын сеңдерми. Пластмасс чиләк ярамый: казга ят тәм cеңмәсен. 

Бер тәүлектән соң, казны судан алып саркытабыз. Эчен-тышын лимон суты белән ышкыйбыз, тоз-борыч сибәбез, уылган керән сылыйбыз. Керән булмаса, горчица да ярый.

Алмаларны дүрткә бүлеп, дарчин сибәбез һәм караҗимеш белән аралаштырып, каз эченә сыйган кадәр тутырабыз. Алма никадәр ачырак булса, казыбыз шулкадәр тәмлерәк булыр. 

Тутырып бетергәч, казны тегеп куябыз. Ботларын түшкәгә кысып бәйлибез.

Он белән судан токмачка баскан кебек камыр басабыз. Аны калынрак итеп җәябез. Артыгын тырышмагыз: бик юка булмасын.

Шушы җәймәгә казны төреп, 230-250 градус кызулыктагы мичкә тыгабыз. Табаның тирәнен сайларга кирәк – казның мае күп чыга. 15-20 минуттан соң утны киметәбез. 

Каз ике сәгать ярым, өч сәгать тирәсе пешә. Зуррак казга вакыт күбрәк тә китә әле. Озаграк пешкән саен, каз тәмлерәк.

Пешкән казны камырдан аралыйбыз. Матурлап кискән яшел алма, виноград тәлгәшләре, лимон телемнәре белән бизәп, табынга чыгарабыз. 

Казны эчендә пешкән алмалар, тозлы кәбестә белән дә бирергә була.

Казны камырга төрмичә, кибетләрдә сатылучы махсус капка (җиңгә) тыгып пешерергә дә була. Алай ул кызарып пешә. Камырда пешкәне кызармаса да, тәмлерәк һәм сусылрак.

Чыганак:  http://syuyumbike.ru/index.php/news/vtoroe/yaa-elga-almaly-kaz

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев