Бавлы-информ

Баулы районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Аш-су

«Яңа ел» салаты рецепты

Яңа ел табынына салат рецепты тәкъдим итәбез.

Салат өчен: тавык ите, суган, кишер, караҗимеш, йомырка, сыр, маринадланган ананас, тоз, борыч, майонез яки каймак.

Тавык итен тозлы суда пешерергә. Пешеп чыккач суытырга, саламлап яки шакмаклап турарга.

Пешкән кишерне угыч аша уарга.

Суганны турарга һәм үсемлек мае салынган табада кыздырып алырга.

Каражимешкә җылы су салып куярга. 10 минуттан суын түгеп турарга.

Пешкән йомырканы эре угычтан уарга яки шакмаклап турарга.

Маринадланган ананасны вак итеп турарга.

Ингредиентларны үзегез теләгән тәртиптә катлап җәяргә. Рәт араларына майонез яки каймак ягарга, тоз һәм борыч сибәргә мөмкин.

Быел күсе елы булгач, рәсемдәгечә бизәргә була.

Чыганак: https://intertat.ru/news/cooking/30-12-2019/ya-a-el-salaty-retsepty-5712676

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев