Бавлы-информ

Баулы районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Аш-су

Учакта пылау бик тәмле

Учакта пылау пшерәбезме?

Кирәк:

* сыер ите – 1 кг;
* башлы суган – 1 кг;
* кишер – 1 кг;
* кызыл дөге – 1 кг;
* көнбагыш мае – 500 мл;
* тәмләткечләр – 1 упаковка;
* сарымсак – 2 баш;
* тоз – 1 аш кашыгы (өймичә);
* чишмә суы.
 

 
Эш барышы:

1. Итне элпәдән чистартып, кечкенә кисәкләргә турыйбыз. Суганны ярымбоҗралап турыйбыз. Казанга көнбагыш мае салып кыздырабыз. Әзерләгән ит белән суганны салабыз.

2. Кишерне әрчеп, саламлап турыйбыз. Ит өстенә салып, болгатабыз, 3-5 минут кыздырабыз. Тәмләткечләр һәм тоз сибәбез.

3. Яшелчә белән ит өстенә 2 см чыгып торырлык итеп, кайнаган суагызабыз. Капкачын капламыйча гына 20-25 минут пешерәбез. Вакыт-вакыт болгатып алабыз.

4. Дөген яхшылап юабыз һәм 15 минутка салкын суга салып куябыз.

5. Ит белән яшелчә пешеп җитәрәк, дөге өстибез.

6. Дөге өстенә кайнап торган су агызабыз (су дөге өслегеннән 1 см биегрәк булсын). Казанны каплап, 20-25 минут томалап пешерәбез.

7. Вакыты җиткәч, уртасына әрчелмәгән сарымсак башы батырабыз (икене дә салырга була). Тагын бер 5 минут пешерәбез.

8. Уттан алабыз. Болгатып җибәрәбәз.

Ашларыгыз тәмле булсын, хөрмәтле укучыларыбыз!

Чыганак: http://syuyumbike.ru/index.php/news/vtoroe/uchakta-pylau-pesherbez

Фото: yandex.ru

 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: #Славатруду #Бавлыинформ