Бавлы-информ

Баулы районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Аш-су

Тутырылган тавык рецепты

Танылган аш-су остасы, "Тәмле булсын!" татар халык ашлары китабы авторы, Татарстанның атказанган халыкара хезмәт күрсәтү өлкәсе хезмәткәре Резидә Хөсәеновадан тутырылган тавык рецептын тәкъдим итәбез.

Тиресе ертылмаган тавык алабыз. Кашык һәм бармак белән сак кына муен, арка, түш, бот тиресен иттән аерырга кирәк. Муен тиресен бәйләп куярга.

Эчлек өчен 8 йомырка, 200 мл сөт, укроп, петрушка кирәк. Йомыркаларны тугларга һәм яшеллекне вак итеп турап салырга, сөт өстәргә.

Бу эчлекне тавыкның тиресе белән ит арасына тутырырга. Таякчыклар белән тавык тиресен "тегеп" куярга.

Аннары тавыкны буш итеп марля белән төрергә һәм кайнап торган тозлы суда 1-1,5 сәгать пешерергә. Пешкәндә шартлап китмәсен өчен берничә урыннан тишеп һавасын чыгарырга.

Табынга бирер алдыннан тавыкны җиләк-җимеш, яшелчә һәм салфеткадан чәчәк ясап бизәргә мөмкин.  

Фото: http://pixabay.com

Чыганак: https://intertat.tatar/ash-su/rezid-kh-s-enovadan-tutyrylgan-tavyk-retsepty/

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев