Бавлы-информ

Баулы районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Аш-су

Тәмле шашлык пешерү серләре

Чын шашлык бәрән итеннән ясала, әмма аны сыер, тавык, күркә итеннән дә, балыктан да пешерергә була. Балык дигәннән, җәен (сом), сөләйман (лосось), мәрсин (осетр) балыгы яхшы.

Шашлыкка дигән иткә тоз сибү турында төрле фикер бар. Кемдер, кыздырганчы, ди. Кемдер, киресенчә, пешеп чыккач ди. Икенчеләр фикеренчә, тоз итнең согын ала, шуңа да, имештер, маринадка салырга кирәкми. Чынлыкта тозның андый тәэсире юк, ул продуктны бозмый. Соңыннан тоз сипсәң, ул итнең өстендә генә кала, эченә үтеп керми.

Шампурга ит кисәкләре белән бергә суган да куючылар бар. Кайбер хуҗабикәләр шампурга, тавык ите белән бергә, эре виноград та тыга. Ташкабак, болгар борычы, баклажан, алма да куярга була.
Шампурга ит тыгар алдыннан, аны күмер өстендә җылытып алыгыз, үсемлек мае сылагыз. Ит кисәкләрен бер-берсенә 2 мм ара белән калдырып тезегез. Һәр шампурга 5-6 кисәк кенә куегыз.
Ит белән күмер арасы 10-15 см булырга тиеш.

Шампурны мангалга ялкын телләре югалгач кына куегыз.

Кефирдан ясалган маринад

1 кг иткә 200 мл кефир, 3 суган, тоз, төелгән кара борыч кирәк була.
Итне юып, кисәкләп турыйбыз, тоз, борыч, боҗралап туралган суган сибәбез. Өстенә кефир агызабыз да кимендә биш сәгатькә суыткычка куябыз.

Минераль су белән

1 кг иткә 250 мл минераль су, 2-3 суган, тоз, борыч кирәк. Иткә тоз, борыч, суган сибеп, өстенә минераль су агызабыз, 1-3 сәгать тотабыз.

«Иң тиз» маринад кивидан әзерләнә. Аның составындагы органик кислоталар ит аксымындагы коллагенны җимерә, шуның нәтиҗәсендә, ит тиз йомшара. Әмма артык озак тотсагыз, итегез фаршка дә әверелергә мөмкин.

1 кг иткә 5 киви, 5 тырнак сарымсак, тоз, борыч.
Киви белән сарымсакны блендерда изәбез, юылган, туралган, тоз һәм борыч сибелгән ит белән кушып болгатабыз. Өстенә капкач белән ябып, 40-60 минут тотабыз.

Гранат согында

1 кг иткә 250 мл гранат согы, 4 суган, тоз, борыч.
Иткә тоз, борыч, ярымбоҗралап туралган суган сибәбез, өстенә гранат согы агызабыз. Салкын урында 8-10 сәгать тотабыз.

Балыктан шашлык пешерү ысулы

Аның өчен керкә (форель), сөмбаш (семга) яки сөләйман (лосось) балыгы кисәкләре, 2 аш кашыгы соя соусы, 1 чәй кашыгы шикәр комы, 3 аш кашыгы зәйтүн мае, 1 лимон согы, 1 бәйләм укроп кирәк була.

Башта маринад әзерлибез. Соя соусы, лимон согы, шикәр комы, зәйтүн мае, укроп һәм борычны бергә кушабыз. Балык кисәкләрен 3-4 сәгать маринадта тотабыз. Балыкны рәшәткәдә 15-20 минут кыздырабыз.

Чыганак: http://shahrikazan.ru/

Фото: yandex.ru

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: #Славатруду #Бавлыинформ