Тәмле печенье
Бик уңайлы чәй ризыгы рецепты.
Кирәк: 100г ак май, 100г йомшак эремчек, 2-3 аш кашыгы шикәр комы, 100 г он салып йомшак камыр ясап, суыткычка 30-60 минутка куябыз.
Алманы кабыгыннан арындырып юка телемнәргә бүлгәлибез дә, бераз шикәр сибеп, лимон согы тамызабыз һәм болгатабыз.
Камырны 5 мм калынлыкта җәеп, түгәрәкләп кисәбез, яртысына алма телеме куеп, икенче өлешен каплыйбыз. Духовкада 180 градуста 20-30 минут пешерәбез.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев