Бавлы-информ
  • Рус Тат
  • Тиз тозлана торган кәбестә

    Кичтән тозлап, иртәнгә әзер була торган кәбестә рецепты

    2 кг кәбестә, 1 кг кыяр, 2 уртача кишер, 1 болгар борычы.

    Кәбестәне озынчалап, кыяр һәм болгар борычын вак кына итеп турыйбыз, кишерне эре угычтан уабыз. Барысын бергә болгатып 3 литрлы банкага салабыз да, кайнап чыккан маринадны коябыз.

    Маринад: 1 литр су, 1 аш кашыгы тоз, 3 аш кашыгы шикәр комы, 1 аш кашыгы 70 процентлы аш серкәсе .

    Табынга биргәндә кәбестәгә көнбагыш мае өстәгез һәм суган турап салыгыз.

    Фото: /yandex.ru

    Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналында укыгыз


    Нравится
    Поделиться:
    Реклама
    Комментарии (0)
    Осталось символов: