Бавлы-информ

Баулы районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Аш-су

Суши-торт

Өй шартларында да суши-торт ясап карагыз әле. Бик тәмле килеп чыга.

Кирәк:

2 данә нори (прессланган суүсемлек);

140 г дөге;

350 мл су;

10 г шикәр комы;

20 мл аш серкәсе (уксус);

1 данә кыяр;

1 данә авокадо;

120 г креветкалы каймак сыры (сливочный сыр);

150 г семга балыгы;

40 мл соя соусы.

 

Табынга чыгарыр өчен:

соя соусы, вассаби тәмләткече, маринадланган имбир.

 

Эш барышы:

Дөгене тозлы суда суы парга әйләнеп беткәнче пешерәбез. Дөге серкәсе (мондый аш серкәсе булмаса, 1 аш кашыгы гадәти – 9% аш серкәсе, 1 чәй кашыгы соя соусы белән алыштырып була), шикәр комы кушып, дөгене суытабыз.

Нори суүсемлеген кайчы белән нечкә генә итеп телеп, дөге янына кушабыз.

Суши өчен кырыйлары биегрәк булган савыт сайлыйбыз. Шул савытның төбенә азык-төлек пленкасы җәябез. Аның өстенә юка итеп туралган балык түшибез.

Балык өстенә озынчага юка телемләп киселгән кыярны урнаштырабыз.

Кыяр өстеннән тигез итеп сыр сылыйбыз.

Авокадоны кабыгыннан чистартып, шакмаклап турыйбыз да сыр өстенә тезәбез.

Соңгы кат итеп дөге белән нори суүсемлеге җәябез. Дөгене әйбәтләп тыгызлыйбыз да пленка кырыйларын төреп, өстеннән авыр әйбер белән бастырып,1 сәгатькә суыткычка куеп торабыз.

Суыткычтан алгач, савытны, балык өстә булсын өчен, яссы төпле тәлинкәгә әйләндерәбез. Пленканы салдырабыз.

Сушины кискәндә пычак очлы булсын. Аны әледән-әле суга тыгып алырга киңәш итәм, алай иткәндә, пычак бернәрсәгә дә ябышмый, кискән өлешләр дә тигез була.

Сушины табынга соя соусы, вассаби, маринадланган имбир белән чыгарабыз.

Тәмле булсын!

Фото: yandex.ru

Чыганак:  http://syuyumbike.ru/news/salat/sushi-tort

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев