Судактан өчпочмак
Баулы хуҗабикәләренә судактан өчпочмак пешерергә рецепт
(Әстерхан күчтәнәче)
Камыр: 250 мл сөткә: 250 г маргарин, 2 йомырка, 10 г тоз, 15 г шикәр комы, 750 г он. Камыр йомшак булырга тиеш.
Эчлек өчен: 1 кг судак филесы, 500 г кыздырылган суган, 300 г ваклап туралган бәрәңге, 80 г укроп, 20 г тоз, 5 г төелгән кара борыч. Судакны 1 см итеп шакмаклап турыйбыз. Кыздырылган суганны, туралган бәрәңгене, яшел укропны, тоз һәм борычны бергә кушып болгатабыз. Камырдан 75 әр граммлы түгәрәкләр әвәләп җәябез һәм һәркайсына 50 шәр грамм эчлек, 5 әр грамм ак май салып чыгабыз. Өчпочмак формасына кертеп, чит-читләрен бөрәбез. Өчпочмак өстен йомырка сытып тугланган, сыр кушылган май белән майлыйбыз һәм 30-40 минутка мичкә тыгабыз.
Чыганак: http://syuyumbike.ru/news/vypechka/sudaktan-chpochmak
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев