Бавлы-информ

Баулы районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Аш-су

Самса пешерү серләре

Самса катлы камырдан әзерләнә.

Аның өчен кирәкле күләмдә җылы су, тоз, он алына. Уртача катылыктагы камыр басканнан соң, аны юка итеп җәясең, йомшак ак май сылыйсың һәм кире җыясың. Бу процесс 2-3 тапкыр кабатлана. Соңгысында камырны торба формасында төрәсең дә, 60 шар граммлы кисәкләргә бүләсең.
Эчлек өчен(10 самсага) 250 г сыер, 250 г тавык фаршы алына. Шуңа вак кына турап 300 г суган салына, 10 г тоз, 10 г кара төелгән борыч сибелә.
Камыр кисәкчеген түгәрәк итеп җәябез, тиешле күләмдә эчлек салабыз һәм юка өчпочмак ясыйбыз. Майлы табага салганда өчпочмакны әйләндереп салабыз, бөрелгән өлешләре аста кала Самса духовкада 30 мин пешә. Самсаны шул килеш тә, шулпа белән дә ашарга була. Ашыгыз тәмле булсын.

 

Фото: pixabay.com

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: #Бавлыинформ