Салат рецепты
«Ананас» салаты рецептын сезгә тәкъдим итәбез
Татарстанның атказанган артисты, Әлмәт татар дәүләт драма театры артисткасы Мәдинә Гайнуллина үзенең инстаграм сәхифәсендә тәмле салат рецепты белән бүлешә.
Салат катлап ясала.
1 кат бәрәңге, тоз, борыч, майонез;
2 кат кыздырылган суган;
3 кат ысланган тавыкның түш ите, майонез;
4 кат угычтан уылган алма;
5 кат йомырка, тоз, борыч, майонез;
6 кат консервланган ананас;
7 кат бәрәңге, тоз, борыч, майонез;
8 кат кыздырылган суган;
9 кат ысланган тавык ите;
10 кат угычтан уылган алма;
11 кат консервланган ананас;
12 кат йомырка, тоз, борыч, майонез.
Өстенә сыр уып, әстерхан чикләвеге һәм яшел суган кыягы белән бизибез.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев