Бавлы-информ

Баулы районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Аш-су

Пәрәмәч

Сезгә төче камырдан пәрәмәч рецепты тәкъдим итәбез

Пәрәмәч өчен безгә кирәк булыр:

200 г кибет каймагы;

200 г эретелгән акмай;

200 г су;

1 кап камыр күперткеч;

бер чеметем тоз;

ике чеметем шикәр комы;

он.

Хәзерге оннарның җәелеп китә торган гадәте бар, шуңа күрә камырны чак кына катырак та басарга мөмкин. Бер пәрәмәчкә 30 г камыр кирәк. Камырны шарлар итеп әвәләп, өстен тастымал белән ябабыз да, эчлек әзерлибез. Эчлеге ит белән суганнан гыйбарәт.

400 г тарткан иткә 2-3 баш зур суган чыгарасы һәм тәменчә тоз белән борыч кушып болгатасы.

50 граммлы бер пәрәмәч ясау өчен 30 г камыр, 30 г эчлек алына. Камырны диаметры 8 см итеп җәябез, уртасына эчлек салабыз да, камыр читен уртага таба күтәреп, тигез бөкләмнәр ясап бөрәбез. Уртасы тишек булып кала.

Чыганак:  http://syuyumbike.ru/news/vypechka/prmch

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев