Бавлы-информ

Баулы районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Аш-су

Пашот йомыркасын ничек дөрес итеп пешерергә?

Пашот сүзе «кабыксыз» дигәнне аңлата.

Пашот йомыркасы ресторан ризыгы буларак күз алдына килә. Өй шартларында пашот йомыркасын пешерү серләре.

Пашот йомыркасын пешерү рецепты Франциядән чыккан. Пашот сүзе «кабыксыз» дигәнне аңлата, ул чыннан да кабыксыз пешә.

1 ысул (уксус белән).

Кирәк:

  • 1 йомырка (С1 категориясе)
  • 1 аш кашыгы уксус
  • 1-1,5 литр су

Йомырканы кечкенә савытка ватарга, йомырка структурасын бозмасын өчен болгатырга ярамый. Зур булмаган кәстрүлдә су кайнатырга һәм бер кашык алма уксусы салырга.

Кайнап торган уксуслы суны әйбәтләп болгатырга һәм уртада барлыкка килгән әйләнмәгә йомырканы әкрен генә салырга кирәк. 3-4 минут эчендә йомырканың агы пешә, ә эчендәге сарысы сыек булып кала. Йомырканы шумовка белән алырга.

 

2 ысул (май белән азык пленкасында).

Кирәк:

  • 1 йомыркасы С1
  • 1 чәй кашыгы зәйтүн мае
  • 1-1,5 литр су
  • азык пленкасы

Бер йомырка сыярлык савытка су салырга, савытның өстен пленка белән капларга. Пленканы зәйтүн яки көнбагыш мае белән майларга.

Суны кайнатырга, ә сытылган йомырканы пленка өстенә куеп, як-яктан шул пленка белән бәйләргә (җеп алырга да була). Су кайнагач, утны киметергә һәм пленка белән бәйләнгән йомырканы шунда салырга. Якынча 3 минут пешерергә, аннары судан алырга, азык пленкасын әкрен генә алырга.


Фото: yandex.ru

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев