Бавлы-информ

Баулы районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Аш-су

Маршмеллоу рецепты

Баулы хуҗабикәләренә маршмеллоу рецептын тәкъдим итәбез

1) 10 гр. хәләл желатин + 60 мл. су,

2) 220 гр. песок + 60 мл. су,

3) 1 а.к. сах.пудра,

4) 1 а.к. крахмал.

Эш барышы:

Желатинга салкын су салып болгатып куярга. Ул үзе күперә тора.

Табага яки кәстрүлгә су салып сулы табаны плитәгә куярга (вод. баня). Шул су өстенә тагын бер кәстрүл куеп песок һәм су салырга. Песогы эрегәнче болгатып торырга. (10 минут чамасы). Песок эрегән арада куерган желатинны вод.баняда эретеп алырга( Без чәйнек кайнаганда, чәйнекнең капкачын ачып шуның өстенә желатинлы тәлинкәне куеп эретеп алдык. ) Кайнатып чыгарырга ярамый желатинны. Плитәдәге песок агарып күбекләнә башлагач, плитәдән алырга һәм миксер белән болгата-болгата эрегән желатинны әз-әзләп сала барып бик әйбәтләп куера башлаганчы күпертергә. Теләге булган кеше краситель дә сала ала. Без салдык.

Кечерәк табага яки кәстрүлгә пищевой пленка җәергә. Пленка кырыйларына да күтәрелеп торырга тиеш. Җәелгән пленканы сыек май белән майларга, май тимәгән урыннарына ябыша, әйбәтләп бөтен җирен майларга кирәк. Шуның өстенә куерган массаны салырга . Һәм өстенә чыгып калган майланган пленкасын каплап куярга. Холодильникка 1-2 сәгатькә куярга. Бераз ката, куера. Холодильниктан алгач, кисәкләргә кисеп сах.пудра һәм крахмалны болгатып кисәкләрне шунда әвәләргә, ябышмасын өчен.

Чәй эчәргә тәмле конфетлар әзер.

 

Чыганак:  http://atnya-rt.ru/news/tmle-bulsyn/marshmellou-retsepty

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев