Макарон өчен соус
Әлеге рецептны җыеп алып куегыз. Аны һәр ел саен әзерләсәгез дә, ул туйдырмас. Бары тик ике генә ингредиенттан (ташкабак һәм баллы борыч) торган әлеге соусны әзерләве бик гади. Ә аның тәмлелеге!..
Кирәк:
* 5 баллы борыч;
* 2 аш кашыгы тоз;
* 4 аш кашыгы шикәр комы;
*
* 3-5 тырнак сарымсак;
* 1 әче борыч;
* 100 мл аш серкәсе (уксус).
Эш барышы
1. Ташкабак белән борычларны чистартып, орлыкларыннан арындырабыз.
2. Иттарткычтан чыгартып, тоз, борыч өстибез.
3. Болгатып, табага салып, утка куябыз. Кайнап чыккач, капкачы томаланган килеш бер сәгатьләп сүрән утта кайнатабыз. Аннары, уттан алып, тәмам суынып беткәнен көтәбез. Артык булган шулпа сеңеп бетәргә тиеш. Шуннан соң гына томат пастасы кушабыз, болгатып, тагын утка куябыз һәм тагын кайнатып, сүрән утта 10 минут кайнатабыз.
4. Угыч аша үткәрелгән сарымсак һәм аш серкәсе өстибез, 5 минут кайнатып алабыз.
6. Стерильләнгән банкаларга тутырып, капкачлыйбыз да әйләндереп куябыз. Өстен җылы әйбер белән каплап, суынганын көтәбез. Аннары суыткычка алып куеп суытабыз. Бүлмә температурасында сакларга да мөмкин.
Тәмле булсын!
http://www.syuyumbike.ru/hatyn-kyz-galeme/ash-su/vtoroe/?id=8005
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев