Бавлы-информ

Баулы районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Аш-су

Лечо рецепты

Кирәк: 6 кг помидор, 1 кг кишер, 2 стакан көнбагыш мае, 2 кг баллы борыч, 2 аш кашыгы тоз, 1 стакан шикәр комы, 1 баш сарымсак, 200 г уксус.

3 кг помидорны блендердан үткәрәбез. Кишерне эре кыргычтан үткәреп, көнбагыш маенда кыздырабыз. Шуңа блендердан үткән помидор салабыз. Ул кайнаган арада баллы борычны саламлап турыйбыз. Аны өстәп, тагын ярты сәгать кайнатабыз. Тоз, шикәр комы, ваклап туралган сарымсак, уксус, эрерәк итеп туралган 3 кг помидорны салып, тагын ярты сәгать кайнатабыз.

Стерильләштерелгән банкаларга тутырып ябабыз һәм, өстенә калын юрган каплап, суынганчы тотабыз.

Фото zakupka.tv

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев