Бавлы-информ

Баулы районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Аш-су

Кыярны үз согында тозлау рецепты

Банка төбенә угычтан уылган кыярлы-сарымсаклы масса салып, өстенә бөтен кыярларны тезәргә кирәк.

Башта кыярларны яхшылап юарга. Кыярлар кичә кичтән җыелган булса, өч сәгатькә салкын суга салып торырга.

Кыярларны кабыгы белән бергә зур тишекле угычтан уарга. Бер литрлы ике-өч банкага кыяр тозлау өчен 1 кило чамасы масса килеп чыгарга тиеш.

Кыяр массасына ике аш кашыгы тоз салып, яхшылап болгатырга. Согы чыга торсын. Аннары вак угычтан уып 17 телем сарымсак салырга.

Стерильләштерелгән банка төбенә бер укроп зонтигы куярга. Шуның өстенә кыярлы-сарымсаклы массаны салырга. Өскә бөтен кыярларны куярга. Банканың өстенә һәм кыяр арасындагы буш урыннарга кыярлы-сарымсаклы масса салырга.

Стерильләштерелгән капкачларның кырыена горчица сөртергә. Бу кыярларда күгәрек гөмбәсе барлыкка килмәсен өчен эшләнә.

Банкаларны суыткычка яки базга төшереп куярга. Ун көннән бу кыярларга аз тозлы кыяр тәме керә, бер айдан алар тозлы кыяр тәмендә була.

Фото: pixabay.com

Чыганак:  https://intertat.tatar/news/cooking/14-08-2020/kapkachyna-gorchitsa-s-rtegez-kyyarny-z-sogynda-tozlau-retsepty-5763001

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев