Бавлы-информ

Баулы районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Аш-су

Кышкылыкка бик тәмле пирог эчлеге ясыйк

Бу көннәрдә туктаусыз котырган җил алмагачларны, слива, груша агачларын дер селкетә.

Сливадан кайнатма ясарга, компот ябарга була. Ә менә җил коеп төшергән алмалар белән ни эшләргә соң? Әлбәттә, сүз алманың иртә өлгергән сортлары турында бара. Бу очракта безнең киңәш сезгә ярдәмгә килер дип уйлыйбыз.

5 килограмм алмага 1-1,5 килограмм (алманың әчелегенә карап) шикәр алына.

Юылган алмаларның эчендәге төшен алганнан соң, юка гына кисәкләргә турап, шикәр сибәргә һәм өстенә авыр әйбер куярга кирәк. Алманың суты чыккач, кайнатып чыгару белән стерильләштерелгән банкаларга ябарга кирәк.

Мондый алма кышны да хуш исен югалтмый, банкада яхшы саклана. Бәлеше искиткеч тәмле килеп чыга. Тик банканы ачкач, тиз арада алмаларны кулланырга кирәк. Шуңа да, мондый эчлекне ярты литрлы банкаларга ябу отышлы.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: #Бавлыинформ