Бавлы-информ

Баулы районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Аш-су

Кышка салат әзерлибез

Туралган шул яшелчәләрне сөзгечкә салып, кайнап торган суда 3 минут тотыгыз, аннан салкын суга салып суытыгыз.

Чуар салат

Юылган төсле кәбестәне төркем чәчәкләп бүлгәләгез. Ә кишер, петрушка һәм сельдерей тамырларын бер сантиметр калынлыкта түгәрәкләп кискәләгез. Төшләре алынган баллы борычны токмачлап, яшел петрушка белән сельдерейны ваклап, башлы суганны боҗралап турагыз. Юка телемләп туралган сарымсакка тоз сибеп болгатыгыз.

Туралган шул яшелчәләрне сөзгечкә салып, кайнап торган суда 3 минут тотыгыз, аннан салкын суга салып суытыгыз. Шул яшелчә катнашмасын стерилизацияләнгән ярты литрлы банкаларга тутырып, һәрберсенә берәр чәй кашыгы тоз, уылган сарымсак, лимон яисә лимон кислотасы салып чыгыгыз. Тутырылган банкаларга кайнап торган яшелчә шулпасы салып, унбиш минут стерилизацияләп капкачлагыз.

400 г төсле кәбестәгә: 800 г кишер, 150 г петрушка һәм сельдерей тамыры, 50 шәр г яшел петрушка һәм сельдерей, 100 әр г кызыл һәм яшел борыч, башлы суган, 2-3 төш сарымсак, чирек лимон яисә 1 г лимон кислотасы, тоз кирәк.

Томатлы борыч

Сабагы киселгән, орлыгы әрчелгән борычны 5 минут кайнап торган суда тотыгыз. Аннан соң сөзгечкә салып суын саркытыгыз да, кайнар килеш стерилизацияләнгән банкаларга тутырып, өстенә кайнап торган томат согы салыгыз, һәм капкачын каплап, ярты литрлы банканы – 30, ә бер литрлыны 40 минут стерилизацияләп, шунда ук капкачлагыз. Банкаларны астын өскә әйләндереп, бер тәүлек тотыгыз.

Томат согы болай ясала:

Помидорларны иттарткычтан чыгарыгыз. Шуңа тоз салып болгатып, уртача утта 15 минут кайнатыгыз. Күбеген беткәнче, даими җыеп торыгыз.

Болай консервланган борычка кышын ит һәм яшелчә эчлеге тутырып пешерергә мөмкин. Ә томат согын соус өчен һәм борщ пешергәндә файдаланырга була.

Томат согы өчен: 1 кг помидорга 10-20 г тоз кирәк.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: #Бавлыинформ