Бавлы-информ

Баулы районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Аш-су

Кышка редис маринадлау

Редискагыз күп уңыш бирсә, кышлыкка саклап куярга була

Кирәк: 500 г редис, 2 аш кашыгы үсемлек мае, петрушка, лавр яфрагы, кара борыч, 1,5 чәй кашыгы тоз, 30 мл уксус, 450 мл су, әче яшел борыч.

Әзерләү: редисны яхшылап юарга, койрыгын һәм башын кисеп ташларга, редисны түгәрәкләп кисәргә. Аерым савыт төбенә телемнәрне тезәргә һәм өстенә вак итеп туралган петрушка сибәргә. Ул арада маринад әзерлибез. Тирән савытка су, лавр яфрагы, борыч, тоз өстәргә, сүрән утка куярга. Кайный башлагач, уксус өстәргә, болгатырга.

Стерильләштерелгән банка төбенә яшел борыч турап салырга. Үсемлек маен азрак җылытып, борыч өстенә коярга. Шуның өстенә тыгыз итеп редис тутырырга. Әзер маринадны салып, банканы капкач белән ябарга. Салкын урында сакларга.

Фото:  pixabay.com

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев