Бавлы-информ

Баулы районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Аш-су

КЫШКА ЧӨГЕНДЕР БЕЛӘН КЫЗДЫРГАН СУГАН ӘЗЕРЛИБЕЗ

Вак чөгендерем күп булды быел. Әрәм булмасын өчен, мин аннан кышка универсаль заготовка әзерләп куям. Аннан борщ та, винегрет та ясап була.

Кирәк: чөгендер – 3 кг; башлы суган – 1 кг; көнбагыш мае – 200 мл; тоз – 1 аш кашыгы; шикәр комы – 1 ашк ашыгы; кара борыч; алма серкәсе (6%) – 3 аш кашыгы.

Эш барышы:

1. Суганны вак итеп турап, табада кыздырабыз.

2. Алдан пешкән чөгендерне эре угычтан чыгарабыз.

3. Уылган чөгендерне һәм кыздырылган суганны кушып, тоз, борыч, шикәр комы өстибез.

4. Алма серкәсе салып болгатыбыз.

5. 30 минут капкач астында салмак утта тотабыз. Бер-ике мәртәбә болгатып алсагыз була.

6. Измәне стериль банкаларга тутырып, капкач белән каплыйбыз. Банкаларны салкынча урында саклыйбыз. Закуска итеп өстәлгә китергәндә яшелчә белән бизибез.

Марина Дмитриева

http://www.syuyumbike.ru/hatyn-kyz-galeme/ash-su/salat/?id=8238

Фото http://www.syuyumbike.ru

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев