Бавлы-информ

Баулы районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Аш-су

“Кырмыска оясы” торты рецепты

Мәрьям Миңнегулова “Кырмыска оясы” торты рецептын тәкъдим итә.

Камыр өчен:

1 пачка маргаринны эретәм

2 йомырка

1 стакан шикәр комы (песок)

ярты пачка камыр көпшәкләндергеч (разрыхлитель),

Барысын бергә яхшылап болгатам. Он салып камыр басам. Кем ничек пешерә ала камырны, элек табага угычтан уа идем, хәзер табага камырны юкарак итеп җәеп салам да пешереп алам, кайнар килеш уалыйм, җитешмәгән очракта комбайнның эресеннән үткәрәм.

Крем өчен:

1 банка куертылган сөт (сгущенка)

3 аш калагы бал

3 аш калагы ак май

Барысын бергә җылытып алам да, камыр өстенә салам, яхшылап болгатам, савытларга салып өям.

 

Чыганак: Азнакаево

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

1

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев