Бавлы-информ

Баулы районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Аш-су

Кычытканнан тәмле ризыклар

Кычыткан — кар эрү белән үк, организм нәкъ менә витаминнарга иң мохтаҗ вакытта калкып чыга. Бу файдалы үлән калий, кальций, магний, тимер кебек макроэлементларга бай. Кычыткандагы кебек С витамины хәтта лимонда да юк. Шуларга өстәп, В һәм К төркеме витаминнары, кырмыска кислотасы (нәкъ шушы кислотасы белән «чага» да инде ул)… Кычыткан кандагы гемоглобинны һәм эритроцитларны арттыра, шикәрне, холестеринны киметә.

Кычыткан шулпасы

Кычыткан, кузгалак, шпинат, сарымсак кыягын, башлы суганны ваклап турыйбыз. Суганны атланмайда кыздырып алабыз. Шуңа литр ярым шулпа өстибез. Кайнап чыккач, ваклап туралган бәрәңге салып, 10 минут чамасы пешерәбез. Хәзер инде яшел үләннәрне салыйк та, биш минуттан ашны сүн­дереп, блендер белән издерик. Артык вакларга кирәкми! Ашны табынга биргәндә өстенә вак угычтан уылган йомырка сибәбез. Йомырка урынына вак шакмаклап туралган брынза сипсәң дә тәмле була.

 

Кычытканлы аш

3 литр су, 1 аш тәлинкәсе кычыткан, 1/2 стакан дөге, 1 суган, 2-3 бәрәңге, 1 уылган кишер, яшел тәмләткечләр, тоз. Кыздыру өчен атланмай.

Чистартылган суганны вак итеп турарга һәм уылган кишер белән атланмайда кыздырырга. Юылган кычытканга кайнар су агызып, 3-5 минут тотарга. Суын түгеп, саркытырга һәм вак итеп турарга. Кайнап торган суга шакмаклап туралган бәрәңге, кыздырылган суган белән кишер салырга. Уттан алырга 15 минут кала кычыткан өстәргә, тоз сибәргә һәм кайнап чыгуга дөге салырга. Табынга биргәндә каймак салып, ваклап туралган яшел тәмләткечләр сибәргә.

Кычытканлы щи

200әр г кычыткан һәм кузгалак, 3-4 бәрәңге, 1 кишер, 2 шәр суган һәм каты пешкән йомырка, 100 г каймак, 4 аш кашыгы атланмай, 2 аш кашыгы вакланган укроп, тоз, борыч. Кишерне саламлап, суганны вак итеп турарга һәм атланмайда кыздырырга. Кычытканга кайнар су коярга һәм вак итеп турап, 7-8 минут кайнатырга. Бәрәңгене шакмаклап, кузгалакны саламлап турарга.Кайнап чыккан тозлы суга бәрәңгене салып, 10-15 минут кайнатырга. Аннан кишер, суган, кычыткан, кузгалак өстәп, тоз, борыч сибәргә. Табынга биргәндә каймак һәм ваклап туралган йомырка салырга.

 

Кычыткан белән йомыркадан ясалган язгы салат.

Моның өчен: 150 г кычыткан яфрагын юалар һәм 5 минут кайнаталар. Аннары иләккә бушаталар, суыталар, турыйлар. Тәмнәренә карап серкә һәм тоз, 20 г каймак салалар, өстенә пешкән йомырка турыйлар.

 

Кыр салаты

Кычыткан (башта пешекләп алабыз), кузгалак, үги ана яфрагы, тузганак яфрагы, суган кыягы, укропны ваклап, кыяр белән редисны саламлап турыйбыз. Барысын бергә кушып, өстенә соус сибәбез.
Соус өчен:
сөт өстенә тамчылап кына лимон суты тамызабыз, аз гына бал кушып болгатабыз. Соус урынына үсемлек мае да ярый.

 

Кычытканнан тәмләткеч.

Кычыткан яфраклары һәм сабакларыннан менә дигән тәмләткеч әзерләргә мөмкин. Моның өчен аларны җилләтелә торган урында күләгәдә киптерәләр, аннары ваклыйлар, илиләр һәм коры урында банкаларда саклыйлар. Шулай итеп, алынган порошокны яз көне киң файдаланалар, аны соусларга, ашларга, йомырка тәбәсе, хәтта ботка һәм коймакларга да кушалар. Витаминнарны саклау өчен кайнар ашларга кычытканны соңгы чиратта салалар.

 

Кычытканны тозлау.

Яфраклары белән бергә тозлап куелган яшь кычыткан тәме буенча тозлаган кәбестәдән ким түгел, ә туклыклылыгы белән аны узып та китә. Аны әзерләү ысулы кәбестәнеке кебек үк, тик уылган кишер урынына бакчада үсә торган портулак яфраклары салалар.

 

Яшел коймак

Яшь кычыткан яфракларын пешеклибез, турыйбыз. 2 йомырка сытып, 3 аш кашыгы сөт белән күпертәбез, бер чеметем тоз сибәбез. Шуңа кычытканны кушып туглыйбыз – артык сыек булырга тиеш түгел. Коймакларны майлы табада «сикертеп» алабыз.

Фото: yandex.ru

 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: #Славатруду #Бавлыинформ