Бавлы-информ

Баулы районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Аш-су

Корт ясауның тагын бер ысулы

Татар халкы кортны элек-электән әзерләгән. Бабаларыбыз, җиңел дә, туклыклы да дип, аны ерак юлга чыкканда алганнар. Ә табын күрке – гөбәдияне, гомумән, кортсыз күз алдына китерү авыр. Кортны чәй янына да куярга була.

Кирәк: 

2,5 л авыл сөте; 

200 мл (1 стакан) майлы булмаган кефир; 

2 аш кашыгы аш серкәсе; 

50 г атланмай; 

1-2 аш кашыгы шикәр комы. 

 

Эш барышы: 

 

Корт әзерләр өчен майлылыгы югары булган авыл сөте кирәк. Көйдерми торган төпле кәстрүл йә казан булса да, яхшы. Сөтне кәстрүлгә салып, кызулыгы 60 градуска кадәр җиткәч, 1 стакан кефирны да шунда өстәп, барлыкка килгән катнашманы болгатабыз. Шуннан соң сөт оеп, калган өлеше куерып, өскә күтәрелә. Эремчеккә әйләнгән өлеше куерак булсын өчен, аз-азлап аш серкәсе өстәп, гел болгаткалап торабыз. Кәстрүлнең төбендә сүл барлыкка киләчәк. 

Шул сүле кайнап беткәнче 2-3,5 вакыт кайнатабыз. «Корт»ка алсу төс керә башлагач, 1-2 аш кашыгы шикәр комы салабыз. 

Шул рәвешле пешерүебезне дәвам итәбез. Артык озак кайнап та сүле кимемәсә, саркытсак та була. Эремчеккә генә калгач, ул сары төскә кергәч, атланмай өстибез дә тагын 10 минут чамасы кайнатабыз. «Корт»ыбыз әзер. 

Уттан алып суытабыз. Суынгач, суыткычка алып куябыз. 

Фото: http://pixabay.com

Чыганак: http://syuyumbike.ru/news/desert/boryngy-tatar-rizygy-kort

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев