Бавлы-информ

Баулы районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Аш-су

“Кореяча кыяр” рецепты

Кореяча кыяр бик тәмле килеп чыга. Кыярлары кетер-кетер килеп тора.

Башта 2 килограмм кыярны озынча итеп 4 өлешкә бүләргә, 250 грамм кишерне кореяча кишер чыгара торган кыргыч аша чыгарырга һәм шуңа кыскычтан чыгарылган 1 баш сарымсак, ярты стакан үсемлек мае, ярты стакан аш серкәсе, 2 аш кашыгы тоз, 4 аш кашыгы шикәр комы, 2 аш кашыгы “кореяча кишергә тәмләткечләр”не салып, яхшылап болгатырга да 2-3 сәгатькә бер як читкә алып куярга.

Шул вакыт үткәч, стерильләштерелгән банкаларга тутырырга да, мис эченә чүпрәк җәеп һәм су салып, стерильләштерергә утыртырга кирәк. 1 литрлы банка - 30 минутлап, ярты литрлысы 15 минутлап стерильләштерелә.  Банкаларны 20-25 минут чамасы чүпрәкле су өстендә тотарга.

 

 

 

Чыганак: "Бөгелмә авазы"

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: #Бавлыинформ