Бавлы-информ

Баулы районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Аш-су

Хуҗабикәләр колагына. Алмадан нәрсәләр әзерләргә була?

Быел халык алманы кая куярга белми. Ә бит аннан күп төрле ризык әзерләргә була. Кайнатма, желе, как ясарга, сок чыгарырга мөмкин. Алманы турап туңдыргычта сакларга да була. Анысы кышка пирог эчлеге өчен әйбәт булачак.

КАЙНАТМА

Алманың кабыгын әрчеп үзәген алгач, дүрткә бүлеп, һәр кисәкне 5-6 мм калынлыгында аркылыга турыйлар. Тураган алма каралмасын һәм кайнатманың төсен бозмасын өчен, 3-5 минут чәй содасы салынган кайнар суда тоталар.

Аннары алманы кайнап торган әзер сиропта акрын гына кайнаталар. Алмага кадәр сиропка бармак киңлегендә туралган чия яфрагы салырга мөмкин. 5-6 минут кайнаганнан соң, уттан алып суыталар, алма кисәкләре сары гәрәбә кебек үтә күренмәле булганчы шулай суытып, 5әр минут кайнаталар.

Алма кисәкләре өзелмәскә, сиробы куе булырга тиеш. 1кг алмага – 1,2-2 стакан су, 1,3-1,5 кг шикәр комы, 200 г чия яфрагы кирәк.

 

ЖЕЛЕ

Алмаларны юып, берничә кисәккә бүләбез һәм өстенә су коеп, талгын утта 2 сәгать пешерәбез. Әледән-әле болгаткалап алабыз. Пешкән алманы ике катлы марляга салып, табак өстенә элеп куябыз. Кул белән сыгарга кирәкми! Алмадан чама белән 2 л сок чыга. Шуңа ярты өлеш шикәр комы кушып, талгын утта 20 минут кайнатабыз. Калган шикәрне өстәп, эреп беткәнче болгатабыз. Желены уттан алып, кайнар килеш банкаларга тутырабыз. Бераз суынгач, капкачын каплыйбыз. Үзенчәлекле тәм бирү өчен пешергән вакытта бер тотам бөтнек үләне (мята перечная) өстәргә була.

3,5 кг алмага 1,5 л исәбеннән су, 2,4 кг чамасы шикәр комы (1 л сокка 1,2 кг шикәр) алына.

 

СОК

Алмаларны урталай яки дүрткә бүлеп, үзәген алабыз. Соксыккычтан чыгарып, ике кат марля аша сөзәбез. Сокны кәстрүлгә салып, утка куябыз. Өстенә җыелган күбекне җыеп барырга кирәк. Күбек кимегәч, 1 литр сокка 1 аш кашыгы исәбеннән (әче сортларга күбрәк) шикәр комы салып болгатабыз. Сокны кайнатып чыгарырга яки 80-90 градуска гына җиткерергә була. Кайна­тып чыгармаганда, анда витаминнар күбрәк кала.

Уттан алгач, сок өстендәге күбекне җыеп бетерәбез һәм стерильләштерелгән банкаларга тутырып, тимер капкач белән ябабыз.

Фото https://yandex.ru/images/search?from=tabbar&text
Чыганак: http://muslumirc.ru/news/stati/khuabiklr-kolagyna-almadan

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев