Баулы яңалыклары

"Хезмәткә дан" газетасы - Баулы районы

16+
Рус Тат
Аш-су

Хөрмәдән желе рецепты

Хөрмә ашагач та салкын су эчәргә ярамый икән.

Хөрмә желесы өчен: 4 хөрмә, 4 аш кашыгы бал, 20 грамм желатин, 75 грамм (1,5 рюмка) су.

 

Эш тәртибе:

1. Желатинны салкын суга җебергә салырга.

2. Ул арада хөрмәләрнең юка элпә кабыгын салдырырга.

3. Бүрткән желатинлы савытны кайнап торган сулы зуррак савытка куеп эретеп бетерергә. Желатин кайнап чыкмасын, юкса желе оешмаячак.

4. Чистартылган хөрмәне блендер белән вакларга. Бал кушып янә болгатырга.

5. Бераз суынган желатинны баллы хөрмәгә кушып, тагын блендер белән туглап алырга.

Матур «формочка»ларга салып, 1-2 сәгатькә суыткычка куярга кирәк. 

Фото: pixabay.com

Чыганак:  https://intertat.tatar/news/cooking/12-03-2021/saniya-hm-t-anovadan-h-rm-d-n-zhele-retsepty-5812233

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев