Бавлы-информ

Баулы районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Аш-су

“Хезмәткә дан” рецептлары: Фәридә гөбәдиясе

Гөбәдия пешереп карамаган татар хатын-кызы аздыр. Ә шулай да бүген шушы милли ашыбыз рецепты белән уртаклашырга булдым. Чөнки минем өчен ул гади ризык кына түгел, ә якын кеше турында истәлек тә.

Гөбәдия пешерергә әниемнең туган апасы Тәрига Шакирҗанова өйрәтте. Гаҗәеп апа иде ул. Тормыш иптәше Галим абый белән күп еллар, һәрдаим милли интеллигенция белән аралашып, Казанда яшәделәр, гомер көзендә Баулыга килеп төпләнделәр.

Аш-суга оста иде Тәрига апа. Калын гына рецептлар дәфтәре бар иде аның, ә анда ни генә юк – паштетлар, тортлар, салатлар һәм башкалар. Сабый чагымда хушымны алган бер күренеш әле дә күз алдымда. Үз 80 яшен зурлап үткәргәндә, Тәрига апа шундый койка әзерләгән иде: үтә күренмәле күл, ә аның өстендә камырдан аккошлар “йөзеп йөри”... Туксан яшенә кадәр тамледән-тәмле пироглар, ашлар белән сыйлады ул безне.

Уртанчы сыйныфларда укыган чагым. Гимназиядә кызлар арасында бәйге уздыралар. Катнашучылар берәр милли аш пешерергә тиеш. Кешегә ошарлык нәрсә, ничек пешерергә соң дип аптырашка калдым, үсмер вакыт бит әле, әллә ниләр белгән чакмы... Моны ишетеп алган Тәрига апа, ике дә уйламыйча, “Гөбәдия пешерәбез” диде. Аның яратып пешергән ризыгы иде ул. Казан ягында киң таралган әлеге камыр ашының берничә серен белде ул, шуңа гөбәдиясе һәрчак уңа иде.

Бергәләп пешердек без аны. Сөенеп һәм горурланып мәктәпкә алып баруым, бәйге жюрие тырышлыгыбызга югары бәя бирүе әле дә истә. Бәйгедә беренче урын алган да кебек...

Туксаннан узган вакытында да Тарига апа дөньядан калышмаска тырышты, газета-журналлар алдырды, сәяси тапшырулар карады, шигырьләр язды. Күпләргә үрнәк булырлык дәрәҗәдә үзен карады ул, маникюры ялт итеп торыр, чәче матур итеп кистерелгән, буялган булыр иде.

Тәрига апаның бакыйлыкка күчүенә дә шактый вакытлар узды инде. Аның репецепты буенча гөбәдия пешергәндә һәрвакыт рәхмәт һәм хөрмәт хисләре белән искә алам аны.

Рецепт:
Камыр өчен:
бер стакан чамасы кибет каймагы (15 яки 20 процентлы), 2 аш калагы сыек май, 50 грамм ак май, бер чеметем тоз, чәй калагы шикәр комы, күпме кирәк он, көпшәләндергеч.

Эчлек өчен: 500 грамм корт, бер кап ак май, ярты стакан чамасы сөт, 3-4 аш кашыгы шикәр комы, 3 йомырка, бер стаканнан чак кына кимрәк дөге һәм шул ук күләмдә йөзем (без карасын яратабыз).

Эш барышы:

  1. Йомшак кына итеп камыр басабыз һәм, эчлек әзер булганчы, суыткычка “ял итәргә” куеп торабыз.
  2. Дөгене бүрттерәбез һәм, дуршлакка салып, салкын суда юдырып алабыз.
  3. Йөземне чистартып, юып, бүрттерәбез.
  4. Йомырканы пешереп, чистартып, угыч аркылы чыгарабыз.
  5. Базардан алынган корт нинди генә йомашак тоелмасын, аны иттарткыч аркылы үткәрү артык булмас. Аннары аны кәстүлгә бушатып, өстенә сөт, 100 грамм май (май күләме кортның майлылылыгына бәйле, ул корырак булса, мае күбрәк кирәк инде), шикәр комы салып, мае эрегәнче талгын утта тотабыз. Масса куелыгы буенча манный боткасын хәтерләтергә тиеш.
  6. Камырның бер өлешен җәеп табага салабыз һәм өстенә юка гына итеп рис салабыз, аннары кортны “ягып чыгабыз”. Һәм янә юка гына итеп рисны салабыз. Аннан соң – мул гына итеп йөзем сибәбез. Иң өске катлам – йомырка. Аны чак кына тозларга кирәк. Калган ак майны пластиналар итеп кисеп, эчлек өстенә куеп чыгабыз һәм, камырның калган өлешен җәеп, гөбәдияне каплыйбыз. Теләге булган кеше, ак май, он һәм шикәр комы кушып, валчык ясап, өстенә сибә ала.
  7. Җылытылган мичкә куеп, йөзе килгәнче пешерәбез.

Ашыгыз тәмле булсын!

 

 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

3

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев