Бавлы-информ

Баулы районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Аш-су

Каймак бәлеше

Искиткеч тәмле каймак бәлеше рецепты

Кирәк:

камыр өчен

* 1 йомырка;

* 0,5 стакан шикәр комы;

* 200 г атланмай;

* 2 стакан он (300 грамм);

* 1,5 чәй кашыгы камыр күперткеч (разрыхлитель).

 

Эчлек өчен:

* 500 грамм кибет каймагы (без 20 процентлысын алдык. 15 процентлысы да ярый);

* 4 йомырка;

* 1 чәй кашыгы ванильле шикәр яки бер чеметем ванилин;

* 5 аш кашыгы шикәр комы.

  

Эш барышы:

 Майны алдан ук суыткычтан алып, бүлмә температурасында йомшартабыз.

 Разрыхлитель белән онны бергә кушып куябыз.

 Тирән эчле савытка 1 йомырка сытып, шикәр комын салабыз да эрегәнче болгатабыз.

 Аннары йомшарган майны кушабыз. Онны азлап-азлап куша-куша, камыр басабыз.

Ул йомшак – кул белән җәярлек хәлдә булырга тиеш. Төбе майланган табага камырны бушатып, кул белән баскалап кына таба төбенә җәябез. Камырны таба читен капларлык итеп күтәртеп куябыз.

 

Эчлек:

 Тирән эчле савытка дүрт йомырка сытып, шикәр комы белән болгатабыз. Аннары каймак кушабыз, ванилин сибәбез дә, бик яхшылап туглап, камыр өстенә агызабыз.

 

Бизәү:

 Эчлектән соң таба читенә чыгып калган камырны үткен пычак белән 1см калынлыгындагы тасмаларга теләбез. Аннары беренче тасманы бармак очы белән генә эләктереп, эчлек өстенә кайтарып бөгеп куябыз. Икенче тасмага кагылмыйбыз, өченчесен тагын бөгәбез. Тасмаларны шул рәвешле чиратлаштырып кайтарып салып, бәлешебезнең чит-читен бизибез.

 

 Каймак бәлеше 180 градустагы мичтә 40 минут пешә. Мичтән алгач, бераз суынганын көтәбез дә, өлешләргә бүлеп, чәй табынына чыгарабыз. Бәлеш өстен бөтнек яки мелисса яфрагы белән бизәргә була.

 

 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев