Бавлы-информ

Баулы районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Аш-су

Кара карлыганнан «Пятиминутка» кайнатмасы

Баулы хуҗабикәләренең бакчаларында кара карлыган җитлегә башлады. Сезгә "пятиминутка" рецептын тәкъдим итәбез

Бу кайнатманы кайнату өчен бернинди үлчәү дә, бизмән дә кирәк түгел. Бар да стканлап үлчәнә. Кайнатма тәмле, хуш исле була һәм әчеми дә, күгәрми дә. Зур табакка 6 стакан су, 10 стакан шикәр комы салып, кайнатырга куябыз. Кайнап чыккач, утны киметеп, 20 минут буе ширбәтне кайнатабыз. 20 минуттан соң ширбәткә 15 стакан юылган кара карлыган салабыз. Кайнап чыкканнан соң, нәкъ 5 минут кына утта тотабыз да, сүндерәбез. Өстенә чыккан күбеген җыеп алабыз. Кайнатмага тагын 15 стакан шикәр комы кушып, эреп беткәнче болгатабыз. Суынгач, банкаларга тутырабыз.

Фото: yandex.ru

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев