Бавлы-информ

Баулы районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Аш-су

Калҗа (рулет) рецепты

Калҗа рецепты тәкъдим итәбез.

Кирәкле продуктлар: телемләп туралган ит — 300 г, сарымсак — 20 г, аш серкәсе — 5 г, кыздыру өчен май — 10–15 г, кишер, башлы суган, тоз — 15әр г, тәменчә борыч, дәфнә яфрагы — 1 данә.

Эш барышы.

Түш итен, 2 см калынлыкта калырлык итеп сөягеннән аерып алып, ярысыннан һәм артык маеннан арындырабыз.

Ике ягына да тоз, борыч сибеп, 3 сәгатькә салкын урынга куябыз. Аннары яңадан тоз, борыч сибеп, төелгән сарымсак белән яхшылап ышкыйбыз һәм аз гына аш серкәсе өстибез. Рулет рәвешендә төреп, бау белән бәйләп, майда аз гына кыздырып алабыз. Тирән савытка салып, шулпа, туралган башлы суган белән кишер, дәфнә яфрагы салабыз, өстен капкач белән каплап, томалап пешерәбез.

Калҗаны табынга, колбаса кебек кисеп, кайнар яки салкын килеш куярга мөмкин. Калҗаны елкы итеннән дә әзерләргә була, ләкин моның өчен итне, тәмләткечләр салып урагач, 3 көн салкын урында авыр әйбер белән бастырып тотабыз. 3 көннән соң шулпада пешереп алабыз.

Фото: http://pixabay.com

Чыганак:  https://intertat.tatar/news/cooking/06-03-2020/kal-a-rulet-retsepty-5726808

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев