Бавлы-информ

Баулы районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Аш-су

Кабактан плачинта

Плачинта – гагауз ризыгы, аны, нигездә, бәйрәмнәргә әзерлиләр.

Әзерләү: Кефирны бүлмә температурасына кадәр җылытып, сода өстәп, берничә минутка калдырып торырга. Аннары йомырка, тоз, он салып, йомшак кына камыр басарга. Камырны 6 өлешкә бүлеп, түгәрәкләп куярга. Аларны көнбагыш мае белән майлап, 7-10 минутка калдырып торырга. Аннары һәр камыр түгәрәген бераз җәеп, камырны төрле яклап бармак белән бераз тартырга. Камыр үтә күренмәле булырга тиеш. Камыр юкарак булган саен, тәмлерәк була.

Кабакны эре угычтан чыгарырга, бераз гына шикәр комы өстәргә. Җәелгән камырга эчлекнең алтыдан бер өлешен салырга, эчлек өстенә ике аш кашыгы көнбагыш мае сибәргә. Камырны ике яклап уртага таба рулет итеп төрергә.

Камырны пергамент кәгазь җәелгән табага салырга, калган камырларны да шулай төрергә. Плачинта 200 градуска кадәр җылытылган духовкада 35-40 минутта әзер була.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

1

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев