Бавлы-информ

Баулы районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Аш-су

Кабактан котлет ясыйбыз

Кабак сортлары төрле була. Бер сорт баллы һәм сусыл булса, икенчеләре бәрәңге тәмен хәтерләтә - бик баллы түгел һәм крахмалсыман. Котлет өчен икенчесе яхшы.

Кирәк: 7 өлеш өчен: уылган кабак – 250 г; урта зурлыктагы башлы суган – 1 данә; сарымсак – 2 теш; йомырка – 1 данә; кукуруза оны – 1 аш кашыгы; диңгез тозы, төелгән кара борыч –  тәменчә; көнбагыш мае – 1 аш кашыгы; каймак, петрушка.

 Эш барышы:

1. Кабакны әрчибез, төшләреннән арындырабыз. Вак угычта уабыз.

2. Суган белән сарымсакны кабак өстенә уабыз. Йомырка, тоз, борыч өстибез.

3. Чәнечке белән болгатып алабыз. Кукуруза оны сибәбез.

4. Резин перчатка киеп, массаны камыр баскан кебек басабыз.

5. Яссы котлетлар формалаштырып, тактага тезеп барабыз.

6. Табага көнбагыш маен җылытып, әкрен генә котлетларны салабыз. Башта – көчле утта, аннары, утны кысып, табаны капкач белән каплыйбыз һәм 10 минут кыздырабыз.

7. Өстәлгә петрушка, каймак белән чыгарабыз.

Салкын котлетлар да тәмле була - чикләвек тәме килә.

Тәмле булсын!

Марина Дмитриева

http://www.syuyumbike.ru/hatyn-kyz-galeme/ash-su/vtoroe/?id=8252

Фото http://www.syuyumbike.ru

 

 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев