Бавлы-информ

Баулы районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Аш-су

Кабактан - әфлисүн джемы!

Кирәк: кабак – 1 кг, шикәр комы – 1 кг, әфлисүн – 1 данә, лимон – 1 данә. канәфер – 7 данә; хуш исле борыч – 7 данә.

Эш барышы:

1. Кабакны эре кисәкләргә турыйбыз.
2. Шикәр комы сибәбез дә, берничә сәгатькә калдырабыз.
3. Хасил булган суны джем пешәчәк табакка агызабыз.
4. Табакны утка куеп, кайнатып чыгарабыз һәм шуңа кабакны салабыз. Салмак утта кайнатабыз.
5. Әфлисүнне әрчеп турыйбыз.
6. Әрчелмәгән лимонны кәбестә пычагы белән телгәлибез.
7. Әфлисүн белән лимонны кабак пешә торган табакка өстибез.
8. Хуш исле борыч һәм канәферне салабыз.
9. 2 сәгать салмак утта пешерәбез.
10. Блендер белән кастрюляда пюре хәленә китерәбез. Гәрәбә төсендәге масса килеп чыга.
11. Әзер джемны банкаларга агызабыз һәм капкач белән каплыйбыз.
12. Цитруслы джем килеп чыкты. Эчендә кабак бар дип әйтмәссең дә!

http://syuyumbike.ru/hatyn-kyz-galeme/ash-su/desert/?id=6365

Фото cpcdn.com

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев