Бавлы-информ

Баулы районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Аш-су

Грузинча баклажан салаты рецепты

Баулы хуҗабикәләренә грузинча баклажан салаты рецептын тәкъдим итәбез

2 кг баклажан

600 г. помидор

600 г. татлы борыч

3 баш сарымсак

100 мл. сыек май

70 мл. 9 аш серкәсе

2 аш кашыгы тоз

150 гр. шикэр комы

Баклажанны түгәрәкләп кисәбез, өстенә 1 аш кашыгы тоз салып, 1 сәгатькә калдырабыз.

Помидор, борыч, сарымсакны  иттарткычтан чыгарабыз. Шуңа сыек май, шикәр комы, тоз, аш серкәсе салып кайнарга куябыз.

Кайнап чыгуга, баклажанны салабыз. 30 минут пешерәбез. Баклажан йомшарырга, ләкин изелергә тиеш түгел.

Парландырылган банкаларга эссе килеш тутырып, өстен ябып куябыз.

Нәтиҗәдә 0,5 литрлы җиде банка салат чыкты.


Чыганак

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев