Бавлы-информ

Баулы районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Аш-су

Груша һәм имбирь кайнатмасы

Баллы һәм хуш исле бу кайнатма ит белән бирү өчен дә, десерт өчен дә бара.

Кирәкле кушылмалар:

- 4 груша;

-0,5 кг виноград;

- 1 лимон согы;

- ½ аш кашыгы яңа өлгергән имбирь;

- 3-4 канәфер чәчәге;

- 250 мл су.

Эш тәртибе: грушаларны юып, чистарткач, яртыга яки дүрткә бүләргә. Орлыгын һәм башындагы койрыгын калдырырга да була, болай ул үзенчәлеклерәк күренә. Грушалар өстенә ярты лимон суы агызырга. Виноград һәм грушаларны калын стеналы савытка салып, өстенә су кушарга һәм уртача утка куярга. Кайнап чыккач, тагын 20 минут кайнатырга һәм җимешләрне судан алырга, ә суын, сөзеп, орлыклардан арындырырга. Чиста җимеш суына барлык тәмләткечләрне өстәп сироп ясарга, аңа җимешләрне һәм ярты лимон согы өстәргә. Сүрән утта 20 минут кайнатырга, уттан алгач 6-7 сәг. ял иттерергә. Бу эшләрне 3-4 тапкыр кабатларга. Шул рәвешле, грушадан гадәти булмаган кайнатма 2-3 көн әзерләнә. Нәтиҗәдә грушалар пыяла кебек була, ә сироп матур төскә керә.

 

 

Чыганак: "Мөслим-информ"

Фото: pixabay.com

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: #Бавлыинформ