Бавлы-информ

Баулы районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Аш-су

Гөмбә тозлыйбыз

Һәр табында да яратып ашалучы гөмбә тозлау рецептын тәкъдим итәбез.

  Иң элек гөмбәләрне чистартырга кирәк, аннан соң сап-салкын суга салып куярга. Гөрәҗдә булса, астындагы пластинкаларын кырып салырга. Гөрәҗдә, рядовка гөмбәләрен икешәр көн суда тотарга кирәк, чөнки алар эшкәртүгә бик авыр биреләләр. Башкаларын, 2-3 сәгать саен суын алыштырып, 10 сәгать тоту җитә. Гөмбәләрне 15-20 минут кайнатып алырга. Кайнатканда бераз тоз һәм агулы гөмбәнең булу-булмавын белү өчен бер баш суган салалар. Кайнатканнан соң гөмбәләрне сөзеп алып, кабаттан салкын су белән юарга. Аннары эмаль табакка, күләменә карап 1 аш калагы 9% уксус салып болгатырга да, 15-20 минут ял итәргә куярга. Болай эшләгәндә гөмбәнең төсе югалмый. Стерильләштерелгән банкаларга (0,5 литрлы) 1 карлыган яфрагы, 1 йомры борыч, ваклап туралган бер тырнак сарымсак, чәй калагы очына элеп “маринадлау өчен” дигән приправа, укроп яфрагы салырга. Алар өстенә банканың стенасы кырына эрерәк гөмбәләрне куеп бер кат гөмбә тезелә һәм өстенә чеметеп тоз сибелә. Шушы тәртиптә банка тулганчы тутырырга. Аннан гөмбә күмелгәнче салкын су салып, капкач белән капларга кирәк. Банка салкынча урында 10-12 сәгать тотыла. Шуннан соң банкаларны ачарга, кимесә су өстәргә кирәк. Шуннан соң өстенә 1 аш калагы чиста сыек май, карлыган яфрагы каплап, салкынча урынга куярга киңәш ителә. Берәр атна вакыт үткәч, банкаларны яңадан тикшереп чыгу сорала. Ашар алдыннан гөмбәне салкынча су белән чайкатып, теләгәнчә заправить итәргә һәм табынга бирергә мөмкин. 

 

Чыганак: "Мөслим-информ"

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: #Бавлыинформ