Бавлы-информ

Баулы районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Аш-су

ФОЛЬГАДА ПЕШКӘН КАБЫКЛЫ БӘРӘҢГЕ

Әлеге ризык бик җиңел әзерләнә, беренче мәртәбә генә алынсагыз да, ул бик тәмле була.

Бәрәңге һәрвакыт тәмле ул, ә менә тәме белән алдырамы ул, әллә файдалылыгы белән икәнен аңлатып бирүе авыр. Ә аның менә фольгада пешкәне безнең рациондагы файдалы витаминнарны да, барлык микроэлементларны да югалтмый икән. Бигрәк тә бәрәңгедә булган калий турында әйтеп узасы килә. Калий аяк балтырындагы көзән җыеруларны киметә.

Кирәк: бер чамадарак булган 10 бәрәңге; 3 тырнак сарымсак; петрушка; 2 кыяк яшел суган; 1 аш кашыгы сары май; тәменчә – тоз.

Эш барышы:
1. Бәрәңгене әйбәтләп юабыз да 10-15 минутка җылымса тозлы суда җебетергә калдырып торабыз. Аннан, коры тастымалга куеп, кипертәбез.

2. Бәрәңгенең һәрберсен аерым-аерым итеп фольгага төреп, диаметры кечерәк табага тезеп, диаметры зуррак булган табага кечерәк диаметрлы табаны кертеп утыртабыз. Болай иткәндә, бәрәңге көймиячәк. «Икеле» табада 200 градуска кадәр кызган духовкада 40-50 минут пешерәбез.

3. Бәрәңге пешкән арада сарымсакны чистартып, пресс аркылы чыгартабыз. Суган белән петрушканы юып, вак итеп турыйбыз. Сары май әзерләп куябыз.

4. Бәрәңге пешеп җиткәч, духовкадан чыгарып, бары тик өстен генә ачабыз. Хәзер менә игътибарлы булу кирәк: бәрәңгенең өстеннән аркылыга-буйга батырыбрак кисем ясыйбыз. Шуннан соң кабыгын кайтарып, сары майны бәрәңге эченә салабыз. Майның эреп бетеп, бәрәңгегә сеңгәнен берәр минут вакыт көтеп торырга кирәк.

5. Аннары шунда ук сарымсак салабыз.

6. Ахырдан бәрәңге өстенә туралган суган һәм петрушка сибеп, фольгада килеш табынга сөт белән чыгарабыз. Тоз куярга да онытмагыз. Теләге булганнар, тоз да сибәргә мөмкин. Тәмле булсын!

Марина Дмитриева
http://www.syuyumbike.ru/hatyn-kyz-galeme/ash-su/vtoroe/?id=8223

Фотолар http://www.syuyumbike.ru

 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев