Бавлы-информ

Баулы районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Аш-су

Дограма

Төрекмән халкының көндәлек ризыгы дограма рецептын тәкъдим итәбез.

Кирәк

1-1,5 кг сөякле ит; 

2-3 баш суган; 

1-2 кашык томат пастасы яки 1-2 помидор; 

он; 

кайнаган су; 

тәменчә тоз, борыч; 

аш тәмләткеч үләннәр. 

 

Эш барышы

Бу ашны әзерләү өчен иң элек петир – кетердәп  торган юка икмәк пешерергә кирәк. 

Петирның рецепты бик гади: суга бер чеметем тоз һәм кулга ябышмаслык күләмдә он гына кирәк. Камырны баскач, юка итеп җәябез. Өстенә сыек май сибеп, җәемне тәгәрәтеп төрәбез.

Төргәкнең ике башын эчкә таба бөгәрләп китерәбез дә берсе өстенә икенчесен куеп, кул белән басабыз. Ул бераз «ял итәргә» – май камырга сеңәргә тиеш. 

Камырны берничә кисәккә бүлеп, таба зурлыгында гына юка итеп җәябез. Калынлыгы – 0,5 см тирәсе. Өстен чәнечке очы белән тишкәлибез. Аны табага салганчы, төбенә он сибәбез. Таба төбен майларга кирәкми. Петир кызу мичтә алланганчы пешә. 

Дограма өчен төрекмәннәр куй ите куллана. Сыер итеннән дә пешерергә мөмкин. Шулпага тәме чыксын өчен сөякле ит яхшырак. Ләкин аның турарлык ите дә җитәрлек булсын. 

 

Итне салкын суга салып, кайнатып чыгарабыз. Күбеген җыеп алгач, талгын утта пешерәбез. Берәр сәгатьтән тоз, суган, 1-2 кашык (шулпаның күләменә карыйбыз) томат пастасы өстибез. Паста урынына помидор турап салсаң да ярый. Ит пешкәч, шулпадан алып суытабыз. 

Суынган ит белән петирны кул белән генә ваклыйбыз. Төрекмәннәр аны зур гаилә белән, барысы бергә түгәрәкләнеп утырып башкара. Итне пычак белән турасаң да була. 

Бер-ике баш суганны бик вак итеп турыйбыз. Шулпа суынып китсә, аны кайнарлап алабыз. 

 

Зур касәгә вакланган итне, петирны, туралган суганны салып, бергә катнаштырабыз. Бер-ике аш чүмече кайнар шулпа өстибез. Кабат яхшылап болгатабыз. 

Дограманы кеше саен касәләргә яки тирән тәлинкәләргә бүлеп,  шулпа салып чыгабыз. Куерак яраткан кешегә – шулпасын азрак, сыеграк яратканга шулпасын күбрәк салабыз. Иң ахырдан аш тәмләткеч үләннәр сибәбез. 

 

Чыганак: http://syuyumbike.ru/news/vtoroe/dograma

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев