Данир Сабировтан үз согында пешкән яшелчә ашы рецепты
Яшелчә ашы сөләйман балыгы белән пешерелә.
Яшелчә ашы өчен: помидор, кишер, ташкабак, суган, баклажан, татлы борыч, кәбестә, балык, борыч, тоз, тәмләткеч, зәйтүн мае.
Яшелчәләрне үзегез теләгәнчә турап, казанга нинди тәртиптә салсагыз да ярый. Бары тик суган астарак, помидор өстәрәк булсын. Бераз зәйтүн мае салырга. Кәбестә яфраклары белән капларга. Аш пешеп чыккач, кәбестә яфракларын да турап салырга мөмкин.
Су салырга кирәкми, яшелчәләрнең үз суы бүленеп чыгачак.
Бәрәңге дә салырга мөмкин.
Кайнап чыккач, сүрән утта бер сәгать чамасы пешерергә.
Фото: http://pixabay.com
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев