Бавлы-информ

Баулы районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Аш-су

БӘРӘҢГЕ КОЙМАГЫ (драники)

Берәр нинди тәмле ризык ашыйсы килеп, ымсынып йөргәндә, бәрәңге коймагы пешереп алыгыз. Кетердәп торган коймакка ачы соус салып ашарга мөмкин.

Кирәк: 6-7 чи бәрәңге, 2 йомырка, аз гына тоз, борыч, 4 аш кашыгы он, 1 суган, 1 тырнак сарымсак, укроп.

Әрчеп юылган бәрәңгене эре тишекле угычтан үткәрәләр. Артык суын ике кул белән сыгып түгеп, бәрәңгене тирән савытка салалар, тоз, чи йомырка, суган, сарымсак, туралган укроп, он  кушып, әйбәтләп болгаталар.

Шуны кызган майлы табага аш кашыгы белән сала барып, ике ягын да әйләндерә-әйләндерә пешерәләр.

Коймак табынга кайнар килеш, каймак яки башка соус белән бирелә.

Фото http://netkrizisa.ru

 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев