Бавлы-информ

Баулы районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Аш-су

Бүген төшке ашка - Лагман

Кирәк була: 400 г иткә: бәрәңге 350 г, кишер 150 г, болгар борыч 150 г, баклажан 150 г, помидор 100 г, кара торма 100 г, петрушка, лавр яфрагы, суган, сарымсак, май, шулпа, токмач, тоз, шикәр, кызыл һәм кара борыч.

Сарык итен бармак киңлегендә шакмаклап турыйлар да кызган майлы казанда кыздырып алалар. Аннары  су өстиләр һәм сүрән утта пешерәләр. Аерым табада аз гына май салып, вак итеп тураган кызыл помидор, кара торма, суган, кишер, баклажан һәм болгар борычын әйләндерә-әйләндерә кыздыралар. Ите йомшаргач, шакмаклап тураган бәрәңге салалар. Шул ук вакытта табадан яшелчәләр һәм шулпа, тоз, борыч, помидорлар, сарымсак, лавр яфрагы өстиләр дә, өстен каплап, сүрән утта томалап пешерәләр. Токмачны аерым савытта пешерәләр.
Токмачны тәлинкәгә матурлап тезгәч, әзер соус кушып, өстенә вак итеп тураган петрушка сибеп, табынга бирәләр. 

Ашларыгыз тәмле булсын!

Фото: yandex.ru

 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: #Славатруду #Бавлыинформ