Бавлы-информ

Баулы районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Аш-су

Бавыр торты

Бик тәмле һәм туклыклы торт рецепты тәкъдим итәбез. Сез дә пешереп карагаз, хөрмәтле укучыларыбыз!

Кирәкле ингредиентлар: 
— 700 гр сыер бавыры 
— 2 йомырка 
— 100 мл сөт 
— 2 уртача суган 
— 2 кишер 
— 3 тырнак сарымсак 
— майонез 
— көнбагыш мае 
— тәменчә тоз 

Әзерләү процессы: 
1. Суганны вак итеп турыйбыз. 
2. Вак угычта кишерне уабыз. 
3. Көнбагыш маенда суганны әз генә кыздырып алабыз. 
4. 2 минуттан кишерне дә өстибез. 
5. Сарымсакны ваклап турап майонез белән болгатабыз. 
6. Бавырны иттарткыч аша чыгарабыз. 
7. 2 йомырка кушып болгатабыз. 
8. Сөт, он өстибез. 
9. Майланган табада коймак формасында килеп чыккан массаны 5 минут кыздырабыз. Диаметры 16 см булса тортыгыз матур чыгар. 
10. Коймакка җылы чакта майонез сылыйбыз. Өстенә кишер-суганлы массаны ягабыз. Аннары киләсе коймакны куябыз. 

 

Торт өстен теләгәнчә бизибез. Бавыр тортын җылы килеш тә, салкын килеш тә ашарга була.

Ашларыгыз тәмле булсын!

Фото: yandex.ru

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев