Бавлы-информ

Баулы районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Аш-су

Баулыларга бәйрәм табыны турында уйларга вакыт

Күп кенә россиялеләр, шул исәптән баулылар, Яңа ел табынын традицион “Оливье” салатыннан башка күз алдына китерә алмый. Без, Баулының зур кибетләрен йөреп чыгып, баулыларга әлеге салатны ясау күпмегә төшәчәген белдек.

Оливье – СССРда һәм хәзерге Россиядә популяр бәйрәм салаты. 1860-1883 елларда Люсьен Оливье җитәкчелек иткән Мәскәү ресторанының иң затлы ризыкларыннан саналган. Әлеге салат 1960-1970 елларда халык арасында популярлаша, чөнки бу чорда ит, майонез юнәтү азмы-күпме җиңелләшә. Ә туксанынчы елларда аеруча популярлык казана. Оливье популярлыгын бүгенге көндә дә югалтмады.

Әлеге салатның рецептын хуҗабикәләр яттан белә. Ул җиңел генә ясала. Традицион “Оливье” салаты ясар өчен пешкән бәрәңге, кишер, йомырка, тозлы кыяр, колбаса, консервланган яшел борчак, майонез, тоз һәм борыч кирәк.

Әлеге азык-төлекнең уртача күпмегә төшүен ачыклар өчен, шәһәрдәге дүрт челтәр кибетен йөреп чыктык. Шунысын әйтү урынлы булыр: баулылар Яңа елга әзерлекне башлаган инде. Кибетләрдә бозылмый торган азык-төлек җыючы кешеләр шактый иде.

– Хәзерге вакытта күп кенә азык-төлеккә ташламалар, мин күбрәк акция товарлары алырга тырышам. Өстәвенә, әле кибетләрдә азык-төлек җитәрлек. Яңа ел җиткәндәрәк, киштәләр бушый башлар, дип уйлыйм, – дип сөйләде безгә исемен әйтергә теләмәгән сатып алучы.

Без кибетләрдә бәяләрнең артык сикерүен сизмәдек. Район башкарма комитеты җитәкчесенең икътисади үсеш буенча урынбасары Эмиль Галимов та моны раслады.

– Без кибетләрдәге бәяләрне даими рәвештә карап барабыз. Бәяләр кинәт артмады, арту көтелми дә, – дип хәбәр итте ул. – Дөрес, өч айлап элек, кибетләр шикәр комына һәм көнбагыш маена бәяләрне күтәрделәр. Без бу мәсьәләне җайга салдык, әлеге азык-төлекнең киләсе партиясе түбәнрәк бәядән кайтырга тиеш.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев