Бавлы-информ

Баулы районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Аш-су

Бананнан торт

Тортның камырын әзерләү өчен:

1 банан,

180 грамм ак май,

1 стакан шикәр комы,

3 йомырка,

1 кап камыр кабарткыч,

1,5-2 стакан он

Крем өчен:

1 банка куертылган сөт (сгущенка),

2 банан алына, 

туңдырылган бакча җиләге

Башта йомырканы шикәр белән туглыйбыз, ак майны эретеп салабыз, 1 кап камыр кабарткычны өстибез, бананны изеп шушы массага кушабыз. Һәм он өстибез. Килеп чыккан камырны өч өлешкә бүләбез. Духовкага куеп, 160 градуста пешерәбез. Әзерләнгән өч корж өстенә алдан эшләнгән крем ягып, 1 бананны һәм 6-7 бакча җиләген  кисеп өстенә тезәбез.  Чәйләрегез тәмле булсын.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев